Агымдагы елның 19 һәм 20 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында өч комитетның утырышы узды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Социаль сәясәт комитеты эшендә – Олег Пелевин, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эшендә Айрат Шәмсиев катнашты. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү торды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары комитетлар утырышларында 2017-2019 елларга республика социаль-икътисадый үсеше фаразын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразы параметрларын формалаштыруның сценар шартлары нефтьнең «Urals» сорты өчен уртача еллык бәя бер баррельгә 40 АКШ доллары (2017–2019 елларда) булуын күздә тота. Доллар курсы агымдагы елдагы 67 сумнан 2019 елда 64 сумга кадәр төшәргә тиеш.