КУЭ Корпорациясе «Программа 6,5» эшкуарлар өчен тагын да ачыграк була башлады

2016 елның 8 октябре, шимбә

1 октябрьдән Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ( КУЭ Корпорациясе) «Программа 6,5» буенча җиңеләйтелгән шартларда кредитлар бирә башлады.

Процент ставкалары элегрәк булган 10-11%тан до 9,6-10,6%ка кадәр киметелде, һәм шулай ук кредитның минималь күләме 50 млн сумнан  10 млн сумга кадәр түбәнәйде. Процент ставкасыннан экономияләп калынган акчалар заемщик  өчен шактый зур ярдәм булачак, чөнки программа буенча кредит суммасы 1 миллиард сумга кадәр җитә ала, ә бер эшкуар дүртәр кредит алырга мөмкин. Бу Россия Банкы карары нигезендә мөмкин булды, банк 13 сентябрьдән программада катнашучы банклар өчен комиссияне  0,5%тан  0,1%.ка кадәр киметте. Бүгенге көндә партнер банклар исемлегенә ике дистәләп федераль һәм төбәк кредит оешмасы керә.

«Программа 6,5»  буенча тулырак мәгълүмат алу өчен, Сез түбәндәге адрес буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОна мөрәҗәгать итә аласыз:

Казан ш., Мәскәү ур., 55, телефон номерлары: +7 (843) 293-01-58, 293-25-23, 293-16-94, сайт: www.garfondrt.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International