Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 44-ФЗ номерлы Федераль законның 20 маддәсе 1 өлешенә ярашлы рәвештә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларга карата мәҗбүри иҗтимагый тикшерүләр үткәрү кагыйдәләрен раслау турында» 835нче карары чыкты.
Документ тарафыннан шул билгеләнә: тәэминатчыларны (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүнең көндәшлекле ысулларын кулланып уздырыла торган, башлангыч (максималь) бәясе 1 млрд сумнан артык булган контрактларга карата мәҗбүри иҗтимагый тикшерүләр үткәрелергә тиеш.
Мәҗбүри иҗтимагый тикшерүләр заказчылар тарафыннан 2 этапта, Бердәм мәгълүмат системасының “Сатып алуларны мәҗбүри иҗтимагый тикшерүләр” бүлегендә үткәрелә.
Теләгән һәр зат мәҗбүри иҗтимагый тикшерүләрнең катнашучысы була ала.