2015 ел өчен ОЭСР, ЮНЕСКО, Евростат һәм Росстат күрсәткечләрен туплаган “Югары икътисад мәктәбе” Милли-тикшеренү университетының Статистик эзләнүләр һәм белем икътисады институты мәгълүматлары буенча, дөнья топ-20легендә Россия тугызынчы урынны били ($40,5 млрд). Ул рейтингта Бөекбритания һәм Бразилия арасында урнашкан. Рейтингның беренче өчлеге белән ара шактый зур: Япония өченче урында ($166,9 млрд), икенчедә — Кытай ($368,7 млрд), лидер — АКШ ($457 млрд).
Моңа бәйле рәвештә тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә киткән чыгымнарның илнең эчке тулай продукттагы өлеше бик кызыклы. Бу яктан караганда, Россия 1,13% белән, Яңа Зеландияне алга үткәреп, Литваны узып китеп, дөньяда бары тик 34нче урынны гына били. Лидерлар — Көньяк Корея (4,29%), Израиль (4,11%), Япония (3,59%). АКШ рейтингта — 11нче (2,74%), Кытай — 17нче (2,05%).