Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумының икенче көнендә
күптән үз эшләрен алып баручы бизнесменнар яңа эш башлаучы эшкуарлар белән тәҗрибә уртаклаштылар. Күпмиллиардлы бизнесларын нульдән башлап корган әлеге бизнесменнар эшкуарлар һәм студентлар каршында осталык дәресләре күрсәттеләр.
«Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы химаясендә үтә. Форум 2016 елның иң эре бизнес-чарасы булып тора – мәйданчык эшендә 3000нән артык кеше катнашты.