Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Евразия икътисадый комиссиясе Советының «Тимер юл хәрәкәте составы куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына үзгәрешләр кертү турында» (ТР ТС 001/2011), «Югары тизлекле тимер юл транспорты куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына үзгәрешләр кертү турында» (ТР ТС 002/2011), «Тимер юл транспорты инфраструктурасының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына үзгәрешләр кертү турында» (ТР ТС 003/2011) карарлары проектларына карата гавами консультацияләр үткәрү таләп ителүе турында мөрәҗәгать керде.
Аларда эшкуарлык субъектлары һәм башка эшчәнлек төрләре өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә торган яисә шундыйларны кертүгә китерә торган нигезләмәләр табылган очракта, һәм шулай ук эшкуарлык субъектлары һәм башка эшчәнлек төрләре һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлары өчен нигезләнмәгән чыгымнар тууга китерә торган нигезләмәләр ачыкланган очракларда үзегезнең теләк-фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.