Сатып алуларда катнашканда кече бизнес субъектлары статусларын реестр мәгълүматлары белән расларга тиеш

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 июлендәге карарына ярашлы рәвештә,  2016 елның 1 августыннан сатып алуларда катнашучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары  (КУЭС) үзләренең шундый субъект булуларын кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан алынган мәгълүмат белән расларга тиешләр.

Шул ук вакытта, әгәр реестрда яңа гына ачылган юридик затлар һәм теркәлгән эшкуарлар турында мәгълүматлар булмаса, алар үзләренең кече һәм урта эшкуарлыкка карауларын  декларация белән раслый алалар. Әлеге кагыйдәләр сатып алуларны башкарганда шундый субъектлар гына катнаша  алганда да, шулай ук мондый сатып алуларны башкарганда катнашучылардан шартнамәләрне үтәү өчен кече һәм урта бизнес субъектлары арасыннан субподрядчы (уртак башкаручы) җәлеп итү  соралганда да кулланыла. Элегрәк КУЭС статусы декларация белән генә раслана иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International