Хөкүмәт кече бизнесның дәүләт компанияләре сатып алуларында катнаша алуын киңәйтте

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2016 елның 26 июлендәге 719нчы карарына ярашлы рәвештә, заказчыга кече һәм урта эшкуарлык компанияләреннән сатып алулырга хокук бирә яисә мәҗбүр итә торган сатып алулар күләменең чик күрсәткечләре киңәйтелде.

Югарыда аталган карар нәтиҗәсендә, заказчының КУЭ өчен сатып-алуларны урнаштыру йөкләмәсе  200 млн сумга кадәр арттырылды, ә товар китерү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү буенча шартнамәнең (лот бәясе) башлангыч (максималь) бәясе күләме 400 млн сумга кадәр үстерелде.

Карар белән шулай ук заказчыга, КУЭ субъектларының бердәм реестры мәгълүматларын кулланып, сатып алуда катнашучының КУЭка карау күрсәткечләренә туры килүен тикшерү хокукы да билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International