Гражданнарның мәгълүматны ала алуы кем хисабына башкарылачак

2016 елның 29 июле, җомга

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Гражданнарның мәгълүматны ала алулары хокукын тәэмин итү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләвенә карата тискәре бәяләмә бирде.

Әлеге закон проектын эшләүче фикеренчә, акт проекты  мәгълүмати һәм телекоммуникацион инфраструктураны үстерү, аның нигезендә сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм «Интернет» челтәренең халыкка югары дәрәҗәдә ачыклыгын тәэмин итү максатларында эшләнә. Күпфатирлы торак йорт төзелешенең һәр яңа проекты мәҗбүри тәртиптә элемтә чараларын, «Интернет» керүнең киң мөмкинлекләрен һ.б.лар башкару өчен кирәкле инфраструктура һәм җиһазлар урнаштыруны күз уңында тотарга тиеш. Шулай да аңлатма материалларда билгеләнгән проблеманың, аның барлык шәһәрләр һәм авыллар (анда яшәүчеләр санын исәпкә алып) өчен  актуальлеге һәм бердәм якын килүне формалаштыруның максатка ярашлы булуына анализ китерелмәгән. Икътисадый үсеш министрлыгы, РФнең эре шәһәрләре өчен әлеге мәсьәлә көнүзәк түгел, проблеманы махсус дәүләт җайлавын кертмичә дә хәл итеп була,  дип саный. Закон проектында таләп бар җирдә дә кертелергә тиеш дип карала, икътисадый нигезләүләр һәм «Интернет» кертүнең реаль мөмкинлекләре  исәпкә алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International