Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы хәзерге вакытта базарда эшләгән 160 дәүләт сатып алулары мәйданчыгы урынына берне генә калдырырга тәкъдим итә.
Икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин сәүдә мәйданчыклары арасында көндәшлекне юкка чыгару берничә өстенлеккә ия дип саный.
«Товарларның тулы бер рәтен (азык-төлек продуктлары, канцтоварлар һәм башкалар) интернет-кибеттәге кебек сатып алырга була — конкурс игълан итәргә, сатып алуларны планлаштырырга кирәкми. Тәэминатчыга - теркәлү, игълан ителгән конкурслар артыннан карап бару, регуляторга контрольлек итү җиңелрәк һәм арзанрак, мәгълүматның югалуы куркынычы да кими», — дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Монополиягә каршы федераль хезмәт (МФХ) Россия Икътисадый үсеш министрлыгының әлеге тәкъдимен хупламый. Бу федераль бюджет чыгымнарын арттыруга, аның эш тотрыклылыгын киметүгә китерә, һәм шулай ук дәүләт сатып алулары системасының эш сыйфатында тискәре чагылыш таба, дип саный.
Монополиягә каршы федераль хезмәт мәйданчыкларны булдыру һәм аларны эшләтү, аларда сатып алулар оештыру - дәүләт һәм сатып алуларда катнашучылар өчен бушлай башкарылуын, сатып алулар турындагы бар мәгълүмат бернинди чикләүләрсез zakupki.gov.ru сайтында ачык булуын, ә мәйданчыкларның үзара көндәшлек халәтендә булулары аркасында күрсәтә торган хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга омтылуларын искәртте.
Ведомство фикеренчә, гамәлдәге электрон сатып алулар моделен үстерергә һәм якын киләчәктә электрон формада башкарылган барлык сатып алуларны коммерцияле сатып алулар мәйданчыклары базасына күчерү турында закон проекты кабул итәргә кирәк.