2016 елның 26 июлендә Дмитрий Медведев халыкның тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып шартларын яхшырту өчен мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышын үткәрде. Утырышта электрон формада дәүләт хезмәтләрен күрсәтү системасын үстерү буенча алга таба эшләнәсе эшләр каралды.
Әлеге чарада Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе гражданнары турында бердәм мәгълүмат ресурсы (дәүләт регистры) булдыру концециясе тәкъдим ителде.
Әлеге масштаблы проект берничә этапта үткәреләчәк, һәм мондый регистрның барлыкка килүе якын киләчәктә электрон формада дәүләт хезмәтләре күрсәтүне шактыйга кыскартачак һәм җиңеләйтәчәк. Якынча фаразларга караганда, әлеге проектны гамәлгә ашыру 2015 елда тәмамланачак.