Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы буенча лизинг компанияләргә аккредитация уза

2016 елның 16 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  лизинг алучылары ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән лизинг компанияләрен аккредитацияләүне үткәрү турында игълан итә.

Лизинг компанияләрен аккредитацияләүгә документларны «Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» ДКУ дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00 дан 16.45 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт (керү ТР Гарантия фонды ягыннан) адресы буенча кабул итә. Телефон: 236-04-83.  «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы шартлары буенча күрсәтелгән программа кысаларында дәүләт ярдәме алырга дәгъва белдерүче лизинг алучылары булган лизинг компанияләре түбәндәге шартларга туры килергә тиеш:

а) Россия Федерациясе резиденты статусының булуы;

б) гамәлгә кую документларында төп эшчәнлек төре буларак милекне финанс арендасына (лизингка) бирү турында күрсәтмә;

в) эшкуарлык субъектларына милекне финанс арендасына (лизингка) бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе өч елдан да ким булмау;

г) эшкуарлык субъектлары белән төзелгән финанс арендасы (лизинг) шартнамәләренең формалаштырылган портфеле булу, эшкуарлык субъектлары белән эшләүнең махсуслаштырылган технологияләре (программалары) булу;

д) лизинг алучы – эшкуарлык субъектының финанс торышын бәяләүнең расланган методикасы булу;

е) соңгы хисап датасына чиста активлар бәясенең уңай зурлыкта булуы (Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 2014 елның 28 августында кабул ителгән «Чиста активлар бәясен билгеләү тәртибен раслау турында» 84н номерлы боерыгы тарафыннан расланган методика буенча);

ж) соңгы хисап датасына чиста активлар бәясе зурлыгының 40 млн сумнан да ким булмавы (Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 2014 елның 28 августында кабул ителгән «Чиста активлар бәясен билгеләү тәртибен раслау турында» 84н номерлы боерыгы тарафыннан расланган методика буенча), яисә соңгы хисап датасына устав капиталының зурлыгы – 15 млн сумнан да ким булмау.

Лизинг компанияләрен аккредитацияләү өчен кирәкле документлар пакеты:

Бухгалтер хисабы (соңгы хисап датасына);

Оешманың гамәлгә кую документлары;

ЕГРЮЛдан өземтә;

Лизинг алучының финанс торышын бәяләүнең расланган методикасы булуын күрсәтүче документлар;

Эшкуарлык субъектлары белән төзелгән финанс арендасы (лизинг) шартнамәләренең формалаштырылган портфеле (соңгы 3 ел өчен) булуын, эшкуарлык субъектлары белән эшләүнең махсуслаштырылган технологияләре (программалары) булуын раслый торган документлар.

Лизинг компанияләренең, шулай ук бәйге сайлап алуында катнашучыларның игътибарын шуңа җәлеп итәбез: лизинг компанияләре белән лизинг шартнамәләре төзегән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына аларның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында» 2013 елның 19 июнендә кабул ителгән 416нчы карары таләпләренә туры килүен раслый торган документларны тапшырмаган очракта бәйге гаризалары каралмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International