ТР Иҗтимагый палатасы Апппарты тарафыннан агымдагы елның 21 июленә кадәр граждан җәмгыятьләре институтлары үсешенә керткән өлеш өчен Ттарстан Республикасы Президенты премиясенә дәгъва кылучыларның гаризаларын туплау башкарыла.
Премия 2015 елның 3 июлендә ТР Президенты Указы нигезендә граждан инициативаларын бүләкләү һәм граждан җәмгыяте институтларын формалаштыруга ярдәм итү максатларында гамәлгә куелды һәм Россиядә беренче шундый премия булды. Премияне гамәлгә куюның максаты – җәмгыятьнең социаль-икътисадый бурычларын чишүдә партнер буларак каралган граждан җәмгыяте институтларына һәм лидерларга ярдәм итү, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру, киләчәктә аларны тарату, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатларында аларны стимуллаштыру.
ТР Президентының граждан җәмгыяте институтларын үстергән өчен бирелә торган премиясенең бүләкләү фонды быел 1,7 млн сумны тәшкил итә. Ел саен гражданнарга яисә гражданнар төркеменә (биш кешедән дә артмаска тиеш) 250 мең сумлык ике премия, оешмаларга 400 мең сумлык өч премия тапшырылачак.
Премиягә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү ТР территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары каршындагы иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Премия түбәндәгеләргә тапшырыла:
Премиягә дәгъва кылу конкурсында катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча урнашкан ТР Иҗтимагый үзәге Аппаратында кабул ителә: Казан, Кремль, подъезд 0, каб. 302 (3 нче кат) . Конкурста катнашуга караган мәгълүматларны түбәндәге телефон номерына шалтыратып белергә мөмкин: 567-80-96.