КУЭ өчен монополиягә каршы җайлау өлкәсендә иммунитетлар билгеләнде

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

2016 елның беренче яртыеллыгында  кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлеген дәүләт җайлавының сыйфатын күтәрүгә һәм дәүләт ярдәме системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән кайбер мөһим карарлар кабул ителде.

КУЭны үстерү өлкәсендә беренче мәртәбә озак вакытка исәпләнгән  стратегик планлаштыру документы – 2030 елга кадәр Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясе расланды.

Төп ориентир - тулай эчке продуктта кече һәм урта предприятиеләр өлешен 2 тапкырга – 20дән 40%ка кадәр арттыру.

 РФ административ хокук бозулар турындагы законнарга КУЭ субъектларына административ җәзаны бары тик кисәтү формасында гына куллануны күз уңында тоткан үзгәрешләр кертелде. Әлеге нигезләмәләрне гамәлгә ашыру административ хокук бозуларны профилактикалауга басым ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Еллык керемнәре 400 млн сумнан кимрәк булган компанияләр өчен монополиягә каршы җайлау өлкәсендә иммунитетлар  билгеләнде.  Әйтик,  монополиягә каршы органнар тарафыннан кече предприятиеләргә карата планнан тыш тикшерүләрне уздыру мәҗбүри тәртиптә прокуратура органнары белән килештерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International