2016 елның I яртыеллыгы өчен «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны куллануны мониторинглау турындагы докладка караганда, югарыда аталган чорда 223-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә игълан ителгән тәэминатчыны билгеләү процедурасының гомуми күләме, 2015 елның I яртыеллыгы белән чагыштырганда, 13% ка арткан һәм 8,7 трлн сумга җиткән.
223-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру чорында 170 электрон мәйданчыкта 1,2 млн нан артык сатып алу электрон формада башкарылган. 43 электрон мәйданчыкта мондый сатып алуларның 99%ы үткәрелгән. Шул ук вакытта 78 мәйданчыкта, гомумән алганда, 9 меңгә якын сатып алу башкарылган.