Икътисадый үсеш министрлыгы Россия экспортерлары өчен уңайлы сервис булдыру өстендә эшли

2016 елның 1 июле, җомга

 «Эшчәнлегебезнең максаты – Россия экспортерларына, иң беренче чиратта, КУЭ субъектларына, уңайлы сервис булдыру өчен электрон сәүдә базарында һәм чиктәш  базарларда катнашучыларны туплау, берләштерү», - дип белдерде Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Паршин, «Интернет+сәүдә» форумы кысаларында чыгыш ясап.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта экспорт юнәлешле эшкуарлар, иң беренче чиратта, КУЭ, чит илләрдә партнерлар, сату базарлары  эзләгәндә хәбәрдар булмау, продукцияне чит ил базарларына чыгарганда куелган шартлар турында мәгълүматның җитмәве, Россия товарларының чит илләрдәге кулланучыларга аз билгеле булуы, таможня һәм башка процедураларны үтүгә бәйле авырлыклар (шул исәптән ваклап сату экспортында НДСның  нульле ставкасын раслау), финансларның аз булуы (шул исәптән, кредит алгандагы кыенлыклар һәм югары процент ставкалары) кебек системага хас проблемалар белән очрашалар.

«Без электрон сәүдә сферасында эшчәнлек алып баручы эре Россия компанияләре тарафыннан төзелгән экспорт электрон сәүдә каналын «бер тәрәзә» принцибы буенча оештырырга тәкъдим итәбез», - дип аңлатты  Департамент директоры.

Потенциаль экспортерлар төркемен формалаштыру һәм аларны экспорт эшчәнлегенә әзерләү максатында  кече һәм урта эшкуарлыкка  һәм экспортка ярдәм итү буенча гамәлдәге инфраструктураны («РЭҮ» АҖ, «КУЭ» Корпорациясе» АҖ,  төбәк экспортка ярдәм итү үзәкләре, чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен эшкә җигү күз уңында тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International