Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелә

2016 елның 1 июле, җомга

2016 елның 23 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны имзалады.

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы тарафыннан объектны куллануга тапшыру өчен рөхсәт бирү турындагы карарны кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге билгеләнә, ләкин аерым очракларда мәгълүматны тулырак алу максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан башка документлар таләп ителә алуы да карала.

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр белән шуңа ачыклык кертелә: тиешле документларның, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан өстәмә билгеләнгәннәренең булмавы объектны куллануга тапшыруга рөхсәт бирүдән баш тартуга нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International