Парламент контроль органнарының эш методларының һәм таләпләренең үтәкүренмәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән чараларны хуплады

2016 елның 1 июле, җомга

Федерация  Советы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 294-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертә торган Федераль законны хуплады.

Бизнес вәкилләре тарафыннан  көтелгән яңалыкларның берсе -  РСФСР һәм СССР актларындагы мәҗбүри таләпләрне тикшерү турындагы нигезләмәләрне гамәлдәге законнан алып ташлау. Яңа редакция  контроль-күзәтчелек органнарыннан совет чорындагы конкрет актларны куллануның мәҗбүрилеген РФ законнары тарафыннан  билгеләнүен нигезләүне таләп итә.

Контроль органнарына бизнесменга карата электрон шикаять юллаучының шәхесе мәҗбүри тәңгәлләштерелергә тиеш, һәм шулай ук шикаятьләрдә булган фактларны алдан мәҗбүри тикшерү кагыйдәсе кертелә. Әлеге чаралар эшкуарларны ялган яисә дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат кертелгән шикаятьләр нигезендә планнын тыш тикшерүләрдән сакларга, һәм шулай ук еш кына  көндәшләр өчен планнан тыш тикшерүләр оештыру максатында намуссыз көндәшлек ысулы буларак кулланыла торган электрон шикаятьләр санын киметергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International