Татарстан беренче мәртәбә РФ субъектларының инновацияле үсеше рейтингын җитәкләде

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан беренче мәртәбә РФ субъектларының инновацияле үсеше рейтингы лидеры булды. Рейтинг Югары икътисад мәктәбенең Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институты тарафыннан әзерләнде. Рейтинг инновацияле эшчәнлекнең социаль-икътисадый шартларын, аның нәтиҗәлелеген, фәнни-техник потенциалын һәм хакимиятнең төбәк органнарының инновацияле сәясәтенең сыйфатын характерлаучы дүрт субиндекс нигезендә төзелә.

Рейтинг төбәкләр үзләренең көчле һәм йомшак якларын күрә алсыннар өчен эшләнә. Бу вакытта инновацияле процессларга комплекслы анализ үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International