Әлеге Федераль законга кертелә торган үзгәрешләр Россиядә Бердәм дәүләт гражданлык торышы актларын теркәү реестрын төзүгә бәйле. Югарыда аталган Реестр гражданлык торышы актларына дәүләт теркәве уздыру, һәм шулай ук ЗАГС органнары тарафыннан башкарылган башка юридик яктан мөһим гамәлләр нәтиҗәсендә алынган электрон формадагы документлаштырылган мәгълүматларның системага салынган җыелмасын тәшкил итә.
Закон, кайбер нигезләмәләрен санамаганда, 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.