Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе арасында икътисадый элемтәләрне җайлау буенча даими эш алып бара. Эшнең бер юнәлеше – Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне Төньяк-Көнбатыш базарларына этәрү.
Әлеге эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы предприятиеләре белән эшлекле хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынган Ленинград өлкәсе предприятиеләре исемлеге төзелде.