Россия Икътисадый үсеш министрлыгы гражданнарны дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләргә чакыра

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Икътисадта дәүләт җайлавы департаменты КФҮләрне «Дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын мониторинглауның мәгълүмати-аналитик системасы» Автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кушуның техник сораулары буенча белем бирү вебинары оештырды.

Төбәкләр белән үткәрелгән видеоконференция барышында халыктан сораштырулар үткәрү нәтиҗәләренең федераль хакимият органнарының тиешле территориаль подразделениеләренең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы  җитәкчеләренең нәтиҗәлелеге күрсәткечен исәпләү нигезенә салынуына басым ясалды.

Федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне сайтта бәяләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International