ТР Президенты: “Техника нәтиҗәле эшләсен, без бер генә килограмм ашлыкны да югалтмаслык булсын”

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районында булган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләргә һәм уңышны җыеп алу буенча бурычларга багышланды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты, ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре, ТР ДС депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары башлыклары, агросервис хезмәте белгечләре, галимнәр һ.б. катнашты.

 

Семинарның пленар утырышына кадәр анда катнашучылар, аерым алганда, “Агросила Групп” ЯАҖ техника күргәзмәсе, агрохолдинг кырларында көзге һәм язгы чәчүлекләр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, терлек азыгын әзерләү, туфракны эшкәртү, үсемлекчелек буенча эксперименталь технологияләр белән танышты. Моннан тыш, семинарда катнашучылар бер терлекчелек комплексында булдылар, авыл хуҗалыгы техникасының һәм җиһазларының яңа үрнәкләре белән таныштылар.

 

Беренче яртыеллыкта ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел гомуми икътисади үсеш темпларының кимүенә карамастан, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү бераз артты һәм беренче яртыеллык нәтиҗәсе буенча, 64 млрд. сум күләмендә фаразланыла. ТР Президенты сүзләренчә, бүген Татарстан Идел буе федераль округында барлык агросәнәгать комплексы продукциясенең якынча чиреген җитештерә.

 

Р.Миңнеханов өстенлекле бурычлар сыйфатында терлек азыгын әзерләү темпларын тизләтүне атады, алар әлегә үткән елгыдан түбән, шул исәптән мелиорацияне үстерүне, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бурычларны киметүне, авыл хуҗалыгында эшмкәрлекне үстерүне. Республика башлыгы сүзләренчә, беренче яртыеллыкта төбәк бюджетыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә өстәмә рәвештә 800 млн.сум җибәрелгән.

“Безнең стратегик бурычыбыз – барлык юнәлешләр буенча авылда производство потенциалын үстерү: эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар”, - диде ТР Президенты.

Уңышны җыеп алу турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һава шартлары уңышның күләменә бәйле фараз ясарга мөмкинлек бирми. Бүгенгә республикада күчмә уңыш күп түгел – якынча 280 мең т.

“Уңышны саклау һәм эшкәртү, уңышны җыеп алу комбайннарын ремонтлау, транспортны мобилизацияләү, кышкы әзерләү көндәлек контрольда булырга тиеш”, - диде Р.Миңнеханов.

Марат Әхмәтов яртыеллык нәтиҗәләр ясап билгеләп үткәнчә, ТР агросәнәгать комплексының фаразланган җитештерү кләме - 64 млрд.сум – РФ буенча гомуми күләмнең якынча 6 процентын тәшкил итә. Бу күрсәткеч, аерым алганда, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләреннән югарырак, мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсеннән (16 млрд.сум).

Нигездә, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә үсешкә ирешелгән. 1 нче июльгә республиканың барлык категория хуҗалыкларында 245 мең т терлек һәм кош үстерелгән, бу үткән ел күрсәткече дәрәҗәсендә. Сөт җитештерү 862 мең т (үсеш – 0,5 процент) булган.

“Чагыштырмача яхшы сатып алу бәяләре һәм терлекчелек продукциясенең тотрыклы күләме ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә язгы-кыр кампаниясенең минималь чыганаклар белән уздырырга һәм терлек азыгын әзерли башларга мөмкинлек бирде”, - дип билгеләде М.Әхмәтов.

Быел сөткә сатып алу бәяләре, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 3-4 сумга югарырак, диде министр. Аның сүзләренчә, беренче яртыеллыкта ТР авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме 30 млрд.сум булган (үткән ел күрсәткеченнән 17 процентка күбрәк), шул исәптән сөт сатудан - 10 млрд. сум (үсеш – 50 процент).

Зәй районы турында сөйләгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, монда эшкәртелә торган сөрү мәйданнары 83,4 мең га тәшкил итә, аның 80 процентыннан артыгын “Агросила Групп” агрохолдингы хуҗалыклары файдалана. Үткән ел нәтиҗәсе буенча район авыл хуҗалыгы производствосы һәм аның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча рейтингта 7 нче урын яулады. Төп рольне шикәр чөгендере уйнады: Зәй шикәр заводы тарафыннан 843 мең т чимал эшкәртелгән, 113 мең т артык шикәр эшкәртелгән. Район кече хуҗалыкларны үстерү буенча алдынгы позицияләрдә тора: анда 105 фермер хуҗалыгы, шул исәптән 35 гаилә фермасы, исәпләнә. Искәртеп үтик: бүгенгә республикада 1 меңнән артык гаилә фермасы эшли.

Тулаем алганда, ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына августта бөртекле культураларны җыеп бетерү бурычы куелган. Бүген респубилка хуҗалыклары карамагында 3,5 мең ашлык җыю комбайны бар, хезмәтне яхшылап оштырган очракта, августта тәүлегенә 60 мең га җыеп алырга була, дип саныйлар министрлыкта.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, майда һәм июньнең беренче яртысында коры һава торышы чәчүлекләрнең вегетациясенә начар йогынты ясады. Кайбер районнарда продуктив дым буенча вазгыять иң түбән тамгадан - 10 мм аска төште. Министр сүзләренчә, технология сакланган күпчелек районнарда көзге культуралар үзенә күрә страховка булды.

ТР Президенты “Агросила Групп” хуҗалыклары комбайнчылары белән аралашканда ассызыклаганча, уңышны җыеп алуны уңышлы башкару өчен, барлык чыганакларны, аеруча техниканы мобилизацияләргә кирәк.

“Әлегә техниканың әзерлеге – 84 процент, һәм барысы да сездән – уңышны җыеп алучы һәм безнең республиканың азык-төлек фондын формалаштыручы кешеләрдән торачак. Без техника нәтиҗәле эшләсен, бер генә килограмм ашлыкны да югалтмас өчен, барлык шартларны булдырырга тиеш. Бу ел безнең өчен уңышлы булыр дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Республика башлыгы семинарның пленар утырышын тәмамлап билгеләп үткәнчә, быел Татарстанның азык-төлек фондына, ким дигәндә, 300 мең т азык-төлек ашлыгын әзерләргә кирәк.


"Татар-Информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International