Россия энергокорректировкалар буенча БСОга ЕБнә карата беренче дәгъвасын белдерде
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
2013 елның 23 декабрендә Россия Федерациясе БСОга Европа берлегенә (ЕБ) каршы беренче дәгъвасын белдерде. Анда ул Россия компанияләренә карата демпингка каршы тикшеренүләр уздырганда энергокорректировкалар куллануны туктатуны таләп итте. Әлеге методика товарлар бәясен санаганда, энергия ресурсларына Россия бәяләрен түгел, Европаныкын күздә тотып эшләүгә нигезләнә.
2002 елга кадәр ЕБ Россия товарларына каршы антидемпинг чаралары кулланганда, эчке базарда Россия җитештерүчеләренең сату бәяләрен исәпкә алмый иде, чөнки Россияне «базар икътисады булмаган ил» дип санады. ЕБ демпинг фактын Россия экспорт бәяләре белән өченче илләрнең эчке базарындагы сату бәяләрен чагыштыру нигезендә билгеләде. 2002 елда ЕБ Россияне базар икътисады булган ил дип таныды, әмма «демпингны билгеләгәндә гадел булмаган ысулны» куллануны дәвам итте. Нәтиҗәдә 1995 елдан 2012 елга кадәр ЕБ Россия экспортерларына карата 17 демпингка каршы чара кулланды, алар беренче чиратта ашламалар, ферросплавлар, торбалар һәм алюминий фольга җитештерүчеләргә кагылды.
Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Лихачев фикеренчә, ЕБ иң башта әлеге мәсьәләне судка җиткермичә генә җайлап карарга тырышачак: «Без вакыйгаларның мондый үсешенә дә әзер, әлбәттә инде, Россия мәнфәгатьләренә зыян китерми генә», – диде ул.