2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча республика эшмәкәрләре МСП.РФ цифрлы платформасы аша 270 млн сум (5,1% ставкасы буенча) микрозайм алган. Бу төбәкләр арасында дәүләт ярдәме чаралары кысаларында микрофинанслау күләме буенча өченче нәтиҗә.
Беренче ике урында Краснодар крае (еллык 4,9% уртача ставка буенча 516 млн сум) һәм Кырым Республикасы (313 млн, ставка 9,4%) урнашкан.
2026 елның 1 кварталында Рәсәйнең 68 төбәгеннән 1,6 мең эшмәкәр МСП.РФ цифрлы платформасы аша дәүләт микрофинанс оешмаларында (ГМФО) гомуми суммасы 4,7 млрд сумнан артык булган микрозаймнар алган, дип хәбәр итә КУЭ Корпорациясе. 2023 елда сервисны эшләтеп җибәргәннән бирле барлыгы 50 млрд сумга якын ташламалы микрозаймнар бирелгән.
2025 елда Татарстан эшмәкәрләре МСП.РФ цифрлы платформасы аша дәүләт микрофинанс оешмаларыннан 1,3 млрд сум ташламалы займнар җәлеп иткән.
ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ташламалы микрозаемлы финанслау, лизинг, поручительлек, шулай ук финанс булмаган хезмәт күрсәтү инструментлары аша комплекслы ярдәм күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда төп лизинг продуктлары буенча максималь лимитлар ике тапкыр арттырылды, шулай ук чит ил җиһазларын сатып алу шартлары үзгәртелде. Бу чаралар предприятиеләргә һәм эшмәкәрләргә җитештерүне активрак модернизацияләргә, заманча җиһазлар сатып алырга һәм бизнес-проектларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең “кайнар линия” телефоны аша белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.