Татарстаннан медицина җиһазлары җитештерүчеләргә 32 млн сум грант ярдәме бирелде

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Ике республика компаниясе «Бизнес Старт» программасының беренче чиратында җиңүче булдылар һәм җитештерүне киңәйтүгә һәм базарда позицияләрне ныгытуга 32 млн сумга якын дәүләт ярдәме алдылар.

Ике компания дә медицина җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә. «Медицинские Инструменты» фәнни-җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ конкурс нәтиҗәләре буенча уникаль биоактив үзлекләре булган көпшәсыман сөякләрнең диафизар сынуларын дәвалау өчен импортны алмаштыра торган җайланмаларны серияле җитештерүне оештыруга 18 млн сумлык грант алды. 

«УНиО-Плюс» ҖЧҖ программа нәтиҗәләре буенча терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган инвалидлар өчен автомобиль белән кулдан идарә итү җайланмаларын җитештерүне үстерүгә 14 млн сумга якын акча алды.

«Бизнес Старт» программасының беренче чиратын сайлап алу нәтиҗәләре буенча барлыгы 32 кече технологик компания 514 млн сумлык грант ярдәме алды.

«Бизнес-Старт» конкурсы инновацион продукцияне серияле чыгару өчен кирәкле производствоны булдыру, киңәйтү һәм (яисә) модернизацияләүне, шулай ук аны алга таба коммерцияләштерүне күздә тоткан инновацион проектларны сайлап алуга юнәлдерелгән.

Чара Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составына керүче «Технологияләр» федераль проекты буенча тәкъдим ителде.

Бюджеттан тыш мәҗбүри финанслау шарты белән конкурслар буенча ярдәм күләме 18 млн сумга кадәр тәшкил итә. Кече технологик компанияләрдән гаризалар программаның беренче чираты кысаларында 2025 елның 10 апреленнән 26 маена кадәр кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан кече технологик компанияләр саны буенча лидер төбәкләр өчлегендә тора. Республикада 200дән артык кече технологик компания эшли, аларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме кысаларында дәүләт ярдәме чараларының киң комплексыннан файдалана ала. Ярдәм ташламалы кредитлау, микрофинанслау, поручительство, лизинг, шулай ук «Минем бизнес» үзәге хезмәтләре рәвешендә бирелергә мөмкин.

Узган ел Татарстаннан 8 компания «Бизнес-Старт» конкурсында җиңеп, дәүләттән 81 млн сум күләмендә грант ярдәме алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International