Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның сыйфаты турында татарстанлылардан 2000гә якын бәяләмә килгән. Аларның 80% ы – уңай.
Республика халкыннан кире элемтә җыю механизмы 2023 ел ахырыннан гамәлгә кертелде. Канәгатьлек турында фикерне илкүләм проект буенча төзелгән яки ремонтланган һәр социаль әһәмиятле объектта урнаштырылган qr-код буенча калдырырга мөмкин.
Республика халкы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нәтиҗәсендә яңа тормыш алган парк һәм скверларның торышы, шулай ук Татарстан медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе турындагы тәэсирләре белән еш уртаклаша. Әлеге бәяләмәләрнең күпчелек өлеше уңай бәяләнгән, алар 80% чамасы, һәм 14% чамасы — тискәре, республика халкының калган бәяләмәләре – нейтраль.
Тискәре бәяләмәләр игътибарсыз калмый һәм оператив җавап бирү һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен җирле үзидарә органнарына һәм профильле министрлыкларга җибәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан Республикасы 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, алар арасында: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туристлык һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 43 млрд.сумнан артык финанслау юнәлдерелгән.