Татарстанда кече технологик компанияләр стартапларны үстерүгә 18 млн. кадәр алырга мөмкин

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстанда «Старт-2» һәм «Бизнес-Старт» конкурсларының яңа чираты башланып китте, алар кече технологик компанияләргә тулы күләмле производствоны башлап җибәрергә һәм базарда позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.

Конкурс Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составына керүче «Технологияләр» федераль проекты буенча башлангыч алды.

Узган ел Татарстаннан 8 компания «Бизнес-Старт» конкурсында җиңеп, дәүләттән 81 млн.сум күләмендә грант ярдәме алды. 

«Старт-2» конкурсы фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруга юнәлдерелгән (элек алынган фәнни-техник нигезләмә нигезендә), аларның нәтиҗәләре булдырыла торган инновацион продукцияне беренче тапкыр сатуга күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бизнес-Старт» конкурсы инновацион продукцияне серияле чыгару өчен кирәкле җитештерүне булдыру, киңәйтү һәм (яисә) модернизацияләү, шулай ук аны алга таба коммерцияләштерүне күздә тоткан инновацион проектларны сайлап алуга юнәлдерелгән.

Бюджеттан тыш мәҗбүри финанслау шарты белән конкурслар буенча ярдәм күләме 18 млн.сумга кадәр тәшкил итә.

«Старт-2» һәм «Бизнес-Старт» конкурслары буенча гаризалар кабул итү 2025 елның 22 сентябрендә 10:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Инновацияләргә ярдәм фонды сайтындагы сылтама буенча җентекләбрәк (https://fasie.ru/programs/prioritet/#tech).

Исегезгә төшерәбез, Татарстан МТК саны буенча лидер төбәкләр өчлегендә тора. Республикада 200дән артык МТК эшли, алар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме кысаларында дәүләт ярдәме чараларының киң комплексыннан файдалана ала. Ярдәм ташламалы кредитлау, микрофинанслау, поручительство, лизинг, шулай ук «Минем бизнес» үзәге хезмәтләре рәвешендә мөмкин. 

Татарстанда ике ел эчендә аларга булган финанс ярдәме 400 миллион сумнан артып киткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International