15 августта Эшкуар йортында үзмәшгульләр өчен «Бизнеста маркетинг стратегияләрен формалаштыру, шулай ук бизнес-процесслар белән идарә итү системасын булдыру» белем бирү тренингы узачак.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары ярдәмендә "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча уздырыла.
Чараның баш спикеры – МВА курсы укытучысы, маркетинг тикшеренүләре өлкәсендә эксперт, коммуникацияләр буенча консультант, шулай ук персоналны үстерү һәм укыту буенча консультант Дмитрий Суханов.
Тренингның төп темалары:
Чара үзмәшгульләр өчен уза, катнашу бушлай.
Чарага теркәлү өчен сылтама аша күчәргә кирәк. Язылганнан соң катнашучылар белән оештыручылар элемтәгә керәчәк.
Чара 10:30 сәгатьтә башлана, адресы: Казан, Петербург урамы, 28.
Чараның нечкәлекләре һәм шулай ук ярдәм чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.