2025 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча дәүләт заказчыларының Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесыннан сатып алулар күләме 250 млрд.сумнан артып киткән. Бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 млрд.сумга күбрәк.
Татарстан республика эшкуарларыннан сатып алулар суммасы буенча 3 нче урынны алды. Алда Мәскәү (1,2 трлн.сумнан артык), аннары – Санкт-Петербург (345 млрд.сум).
Барлыгы Россия буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында дәүләт заказчылары, 223-ФЗ буенча, КУЭ аша 3,8 трлн.сумнан артып киткән сатып алулар башкарган. Төзелгән килешүләр саны 428 мең исәпләнә. Тәэмин итүчеләр булып 150 меңгә якын бизнес вәкиле чыгыш ясаган, бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,4% үсеш булуын күрсәтә.
КУЭ дәүләт сатып алулары күләме буенча ил төбәкләре арасында иң югары үсешне Татарстан күрсәтте.
“Татарстан Республикасы — 25 млрд.сумга якын, Самара һәм Ростов өлкәләре — 24 һәм 23 млрд.сумнан артык, Донецк Халык Республикасы — 12 млрд.сумнан артык, шулай ук Ярославль өлкәсе — 11,5 млрд.сумнан артык", - дип шәрехләде Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
Шулай ук министр урынбасары ассызыклаганча, бу нәтиҗәләр — КУЭ субъектларының дәүләт сатып алулары системасына актив җәлеп ителү күрсәткече һәм төбәкләрдә эшкуарлыкны үстерү буенча максатчан эш күрсәтәләр.
КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич билгеләп үткәнчә, 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча сатып алулар күләме буенча беренче урынга КУЭ-тәэмин итүчеләрдән эшкәртү производстволары продукциясе чыккан. Аны ярты ел эчендә 1,3 трлн.сумнан артык күләмдә эре заказчылар сатып алган. Алдынгы тармаклар исәбенә шулай ук фәнни, инженер-техник һәм һөнәри эшчәнлек буенча хезмәтләр (209,1 млрд.сум), шулай ук сатып алулар күләме 170 млрд.сум тәшкил иткән ИТ кертелгән.
Дәүләт катнашы булган компанияләр өчен кече һәм урта бизнестан сатып алуларга мәҗбүри 25 процент квота гамәлдә. Аны РФ Хөкүмәте билгеләде, үтәлешне КУЭ корпорациясе һәм төбәк дәүләт органнары контрольдә тота. Кече һәм урта бизнесның 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашуын киңәйтү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты бурычларының берсе булып тора, аны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җавап бирә.