Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Россия - Ислам дөньясы: Kazan Forum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Глобаль экосистема булдыру өчен алшартлар» панель сессиясендә чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы 2023 елда ил дәрәҗәсендә кабул ителгән федераль закон (№417-ФЗ) кысаларында Россиядә ислам (партнерлык) финанслары принципларын кертү буенча сынау төбәге булып тора.
Татарстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, гражданнар һәм финанс оешмалары тарафыннан партнерлык финанслары белән кызыксыну тотрыклы рәвештә үсә, бу юнәлешнең конкрет саннары һәм үсеш динамикасы һәм елына ике мәртәбә үткәрелә торган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән раслана, – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Бүген Россия Банкының партнерлык финанслары өлкәсендәге реестрында – 31 оешма, шуларның 22се Татарстанда эшли. Алар арасында илнең иң эре банкы – Сбер, һәм безнең республикадан – Ак Барс Банк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 ел нәтиҗәләре буенча акчаларны урнаштыру буенча килешүләр портфеле 75% ка арткан. 2024 елда акча җәлеп итү буенча килешүләр портфеле 2,5 тапкырдан күбрәккә арткан.
Безнең республикада эшкуарлыкны үстерү өчен бизнеска ярдәм итүнең бәясе буенча классик аналоглардан ким булмаган яңа ташламалы продуктлары эшләнде: Эшкуарлыкка ярдәм фондының кече бизнес субъектларын ташламалы финанслау; «ДАМАН» Гарант дигән уникаль ташламалы гарантияле продукт. ТР фонды; Региональ лизинг компаниясенең партнерлык финанслары нормалары буенча лизинг.
Бүгенге көндә Татарстанда «Сукук» облигацияләрен чыгару аша инвестицияләр җәлеп итү буенча операцияләр эшләнде һәм гамәлгә ашырыла, финанслауны җәлеп итеп, Россиядә беренче цифрлы ислам облигациясе чыгарылды.
Татарстан Республикасында ислам финанслары принципларына нигезләнгән аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган. 2014 елның гыйнварында «АК БАРС» БАНК ГАҖ халыкара банклар төркеме тарафыннан 1 еллык финанслау срогына бирелгән 100 млн.доллар күләмендә акча җәлеп иткән. Шулай ук «Статус-Инвест» инвестиция платформасы эшләтеп җибәрелде һәм Татарстан Республикасына төбәкара финанслар җәлеп ителде.
Россиядә ислам финанслары базары үсеше нәтиҗәләре Россия компанияләренең потенциаль инвесторлар белән үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзерлеген раслый.