Россиядә яшьләр эшмәкәрлеге ландшафтын трансформалаштырырга тиешле яңа проект старт алды. “Бизнеска Старт” сервисы яшь кешеләргә (18 яшьтән 35 яшькә кадәр) эшэшмәкәрлек эшчәнлегенең барлык стадияләрендә - идеядән алып масштаблаштыруга кадәр ярдәм итәргә тиешле цифрлы проект булып тора.
МСП.РФ цифрлы платформасына интеграцияләнгән цифрлы сервисны эшләтеп җибәрү инициаторлары булып КУЭ Корпорациясе һәм стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тора. Проектның рәсми старты Петербург халыкара икътисадый форумының Яшьләр көне чаралары кысаларында бирелде.
МСП.РФ цифрлы платформасына интеграцияләнгән сервис яшь эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм үстерүнең берләштерелгән үзәгенә әверелергә һәм бердәм цифрлы мохиттә яшьләргә үз бизнесларын ачуда ярдәм итә алырлык барлык ярдәм һәм үсеш инструментларын берләштерергә тиеш.
“Бизнеска Старт” сервисы структурасы өч блоктан тора:
- “Идея”- бизнес-идеяне генерацияләү һәм җентекләп эшкәртү өчен инструментлар, шул исәптән бизнес-план төзүдә, салым режимын һәм оештыру-хокукый форманы сайлауда ярдәм, шулай ук предприятиене онлайн-теркәү мөмкинлеге бирә торган.
- “Старт” - бизнесның операцион эшчәнлеген эшләтеп җибәрү һәм оештыру өчен сервислар комплексы булган функциональ өлеш.
- “Үсеш” блогы бизнесны киңәйтү стратегиясенә йөз тота, масштаблаштыру өчен актуаль инструментлар һәм ярдәм чаралары тәкъдим итә.
Төп блоклардан тыш, кулланучыларга күнекмәләрне камилләштерү өчен белем ресурслары, уңышлы практика мисаллары, мотивацион видеоматериаллар, актуаль чаралар календаре һәм партнерлык программалары турында мәгълүмат бирелә.
МСП.РФ - эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм үз бизнесын башларга ниятләүчеләр өчен платформа. Платформа 2022 елда КУЭ Корпорациясе тарафыннан РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән һәм “Нәтиҗәле һәм конкурент икътисад” илкүләм проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проекты кысаларында үсә.