Татарстан бизнесын федераль ритейлер белән “Тәэмин итүче көне”нә чакыралар

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

11 июньдә Казанда Татарстан җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре өчен эшлекле вакыйга - “Лента” сәүдә челтәрен тәэмин итүче көне була.

Чара эшлекле партнерлар белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле мәйданчыгын булдыру өчен үткәрелә, аның кысаларында Татарстан бизнесы федераль ритейлерның төп байерларына үз продукциясен турыдан-туры тәкъдим итә, эшлекле элемтәләрне киңәйтә, шулай ук сату географиясен дә киңәйтә алачак.

Чарада продукцияне тәкъдир итү, товарларны дегустацияләү, экспертлардан кире элемтә алу һәм мөмкин булган озак вакытлы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр булачак.

Шулай ук чара программасында тәэмин итүчеләргә карата төп таләпләрне һәм челтәр белән эшләү шартларын тикшерү планлаштырыла, алар арасында:

● челтәрнең сыйфат стандартлары һәм логистик таләпләре;

● контракт шартлары һәм китерү сроклары буенча консультацияләр;

● төбәкнең агросәнәгать комплексы вәкилләре белән нетворкинг.

Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Үткәрү урыны: ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Пушкин ур., 18.
Башлана 08:30.

Республика бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524 - 90-90, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International