«Зонтик»лы йөкләмәләр механизмы 2021 елда эшләтеп җибәрелгәннән бирле илнең кече һәм урта бизнесына 890 млрд сумнан артык финанс җәлеп итәргә ярдәм итте. Татарстанда алынган ярдәм күләме 22 млрд.сум тәшкил итә.
Инструментны кулланып, Россия Федерациясендә 90 меңнән артык кредит бирелгән. Шул ук вакытта һәр 3 нче кеше бу ярдәмнән башка финанслауны ала алмас иде.
«Гомуми күләмнең 33%ы икътисад тармакларында эшләүче КУЭ туры килә, алар безнең ил өчен кирәкле продукция һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдимен үстерергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
Әйтик, эшкәртү производстволары «зонтик»лы поручительстволар ярдәмендә 205 млрд.сумнан артык финанслар алган, фәнни-техник эшчәнлек алып баручы компанияләр – 33 млрд.сумнан артык, IT-компанияләр – 32 млрд.сумга якын, кунакханәләр һәм гомуми туклану – 22 млрд.сумнан артык.
«Зонтик»лы поручительлекләр белән иң зур күләмдә кредитны Мәскәүдәге эшкуарлар җәлеп иткән – 189 млрд.сум, Санкт-Петербургта – 64 млрд.сум һәм Мәскәү өлкәсендә – 50 млрд.сум.
Бу күрсәткеч буенча лидер төбәкләрдә шулай ук Краснодар крае – 39 млрд.сум; Свердловск һәм Новосибирск өлкәләре – 32 һәм 26 млрд.сум; Татарстан Республикасы – 22 млрд.сум; Ростов, Воронеж һәм Түбән Новгород өлкәләре – 22; 20 һәм 20 млрд.сум; Пермь крае, Самара өлкәсе һәм Красноярск крае – һәрберсендә 19 млрд.сум.
Александр Исаевич территориаль яки тармак өстенлекләре буенча «зонтик»лы поручительлекләрне җайга салу мөмкинлеген билгеләп үтте. «Әлеге инструмент ярдәмне аеруча кирәк булган урыннарга җибәрергә мөмкинлек бирә. «Зонтик»лы поручительлекләрнең махсус лимитлары чик буе, яңа регионнар, Кырым һәм Севастополь өчен гамәлдә», – дип өстәде ул.
«Зонтик»лы поручительлекләр кредит суммасының 50% кадәр тәэмин итә һәм кредитлау срогы 15 елга кадәр булганда 1 млрд.сумга җитәргә мөмкин. Эшкуарлар инвестиция максатларына, әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, бизнесны үстерүгә һәм башка бурычларны хәл итүгә финанслар алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «зонтик»лы йөкләмәләр механизмы Президент Владимир Путин кушуы буенча 2021 елда эшләтеп җибәрелде һәм «Кече һәм урта эшкуарлар» илкүләм проекты кысаларында КУЭ корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат МСП.РФ цифрлы платформасында бирелгән.