Татарстанда МХО катнашучыларны бизнесны нульдән башлап җибәрергә бушлай өйрәтәчәкләр

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге һәм Казан кооператив институты «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучылар өчен эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм бизнесны нульдән башлап җибәрү буенча бушлай белем бирү модулен эшләтеп җибәрә. Мәгариф проектына махсус операциянең элеккеге катнашучыларыннан инде 30 гариза керде. 

Программа бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук катнашучыларны бизнес-план эшләргә һәм проектны планлаштырырга өйрәтәчәкләр. Укулар көндезге форматта 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр өч көн дәвамында узачак.  

«Бизнесны нульдән» программасы катнашучыларга стартта барлык кирәкле белемнәрне алырга һәм проектның табышы өчен үз бизнесыңны ничек дөрес үстерергә икәнен аңларга мөмкинлек бирәчәк.  

Эш төркемле команда форматында узачак, шулай ук эшкуарлардан индивидуаль консультацияләрне дә күздә тотыла.

Курс яңа кешеләргә һәм бизнеста тәҗрибәсе булган, әмма аның алга таба үсеш юнәлешен аңламаган кешеләргә исәпләнгән. 

Белемне Казан кооператив институтының профильле укытучылары һәм гамәлдәге эшкуарлар бирәчәк. 

Катнашучыларны өйрәтәчәкләр: 

· бизнес идеясен булдыру һәм үстерү;

· базарны табышлы куыш сайлау өчен генә түгел, ә көндәшләр белән эшләү өчен дә бәяләү;

· үз маркетинг компаниясен эшләү;

· сатуларны төзү, беренче табыш алу өчен сатулар бүрәнкәсен формалаштыру;

· үзенең беренче эшен ачу өчен акча табу турында мәгълүмат алу.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча курсны «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Россия кооперация институты оештыра. 

Программада катнашу өчен +79274029932 телефоны буенча яки сылтама аша теркәлү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International