Татарстанда сәнәгать парклары белән нәтиҗәле идарә итү буенча укулар башланды

2024 елның 29 ноябре, җомга

Татарстанда сәнәгать парклары белән нәтиҗәле идарә итү буенча идарәче компанияләр өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган практик юнәлешле семинарлар циклы старт алды. 

Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова ачты.

Ул искәрткәнчә, сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла, аңа салым преференцияләре, микрозаймнар, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү, биналар һәм җиһазлар өчен ташламалы лизинг, шулай ук инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү программасы керә, бу исә инвесторлар өчен әлеге территорияләрне кылыклы итә.

«2024 елда инженерлык һәм юл инфраструктурасын тулыландыруны үз эченә алган инвестиция проектларын эшләтеп җибәрүне гадиләштерү буенча чаралар комплексы киңәйтелде. Республика бюджеты хисабына муниципаль сәнәгать паркларында инфраструктура төзелде, бу мәйданчыкларны яңа резидентлар өчен кызыклы итте һәм 150дән артык предприятиене шартлар белән тәэмин итте», - дип хәбәр итте Наталья Кондратова.

Семинарга сәнәгать парклары идарәче компанияләренең 50дән артык вәкиле җыелды. Катнашучылар сәнәгать парклары белән идарә итүнең мөһим мәсьәләләре, концепция һәм мастер-план эшләү турында фикер алыштылар, шулай ук җир кишәрлекләрен сайлаганда һәм күчемсез милек объектларына техник экспертиза ясаганда киң таралган проблемалы вәзгыятьне тикшерделәр. Барлык практик аспектлар конкрет сәнәгать парклары мисалларында каралды.

Моннан тыш, семинарда катнашучылар гамәлдәге производстволарда булдылар, бу аларга беренче авыздан кыйммәтле белем һәм тәҗрибә алырга мөмкинлек бирде. Бу чара – безнең регионның сәнәгать потенциалын ныгытуга һәм үстерүгә таба тагын бер адым.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International