Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгын 20 еллыгы белән котлады

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгын истәлекле дата - Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен электрон сәүдә мәйданчыгыннан файдаланып товарлар сатып алуны оештыруның 20 еллыгы белән котлады.


Нәкъ 20 ел элек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.09.2004 № 1463-р күрсәтмәсе белән бюджет сатып алулары өлкәсендә электрон сәүдә индустриясен үстерүгә Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан нигез салынды. Бу мөһим технологик алгарыш. Татарстан Республикасында сатып алуларны электрон формада уздыру практикасы югары нәтиҗәлелек күрсәтте һәм федераль закон нигезенә салынды.


Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы икътисады үсешенә мөһим өлеш кертүен дәвам итә. Заказ РФ дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру өчен сигез федераль мәйданчыкның берсе булып тора, алар арасында бу төбәкнең бердәнбер дәүләт электрон мәйданчыгы.


Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү максатларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты нигезендә республикада Республика маркетинг үзәге уңышлы эшләп килә.


Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да РМҮ ресурсларында 4,5 меңнән артык КУЭ субъекты 210 млрд.сумнан артык табыш алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International