Икътисад министрлыгында эшкуарларны тикшерүгә мораторий һәм җайга салу йогынтысын бәяләү турында туры эфир үткәрелде

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2024 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Исмәгыйлова Гөлназ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының телеграм-каналы платформасында туры эфирда эшкуарларның сорауларына җавап бирде.

Интервью барышында спикер тыңлаучыларга республикада файдалы белемнәрнең һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге сервисларның бушлай платформасы – «Сыналган  бизнес» ресурсының (provbiz.ru) эше турында җиткерде.

Гөлназ Исмәгыйлова билгеләп үткәнчә, ресурс контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның түләүсез цифрлы платформасыннан гыйбарәт.

Биредә эшкуарлар тарафыннан җибәрелә торган типик бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары норматив хокукый актларга сылтамалар
(1 335) белән бирелгән; бизнесның контрольлек (күзәтчелек) органнары белән үзара эшчәнлеге буенча сораулар һәм җаваплар (1 300) тупланган.

Эшкуарларны булачак тикшерүгә әзерләү өлешендә сайтта интерактив сораштырулар (чек-листлар) урнаштырылган.

Тикшерүгә әзерләнү өчен, эшкуар алдан сораштыру уза һәм тест ярдәмендә инспекторлар ачыклый алган хаталарны билгели ала.

Министр урынбасары шулай ук инспектор белән контрольдә тотылучы затлар арасында дистанцион хезмәттәшлек механизмы – «Инспектор» мобиль кушымтасы турында да сөйләде. Бизнес эшнең мондый форматын уңай бәяли, эшкуар сүзләренчә, «Бу уңайлы. Без вакытны үзебез сайлыйбыз, һәм без әзер, ә инспекторның кайчан килүен һәм аңа кайчан уңайлы булуын көтмибез».

«Инспектор» түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

- тикшерүләрне, профилактик чараларны видеоконференц-элемтә

форматында дистанцион режимда уздыру;

- ЕПГУ аша планлаштырыла торган чара турында хәбәр алу;

- тикшерү кәгазьләрен дистанцион рәвештә тутыру.

«Бүгенге көндә төп максат – контрольлек органнары тарафыннан артык басым ясамыйча гына эшкуарлык активлыгын саклап калу. Контрольлек органнарының бурычы – профилактика үткәрү, бизнесны мөмкин булган бозулар турында кисәтү һәм аларны бетерүгә ярдәм итү», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова.

Спикер билгеләп үткәнчә, агымдагы елда, планлы тикшерүләрне бетергәннән соң, күп кенә контроль органнары алар урынына профилактик визитлар каралган.

Профилактик визит эшкуар эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча  профилактик әңгәмәдән гыйбарәт яки видеоконференцэлемтә ярдәмендә онлайн рәвештә әңгәмә үткәрү булып тора.  Профилактик визит нәтиҗәләре буенча җәза кулланыла алмый һәм күрсәтмә бирелә алмый, ә эшкуарлар өчен аңлатмалар – киңәш итү характерында.

Шуңа бәйле рәвештә министр урынбасары эшкуарларга әлеге мөмкинлектән актив файдаланырга һәм контрольлек органнарыннан консультатив һәм методик ярдәм алудан баш тартмаска киңәш итте.

Интервьюны дәвам итеп, икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова билгеләп үткәнчә, административ киртәләрне киметү, бизнес өчен уңайлы мохит булдыру буенча алып барыла торган эш кысаларында Татарстан Республикасында инде 10 елдан артык норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү кебек инструмент уңышлы кулланыла.

Җайга салу йогынтысын бәяләү норматив хокукый акт проектын эшләү стадиясендә эшкуарлар өчен артык бурычларны, тыюларны һәм чикләүләрне ачыкларга, шулай ук алар ягыннан нигезләнмәгән чыгымнар барлыкка килүне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Республикада җайга салу йогынтысын бәяләгәндә гавами консультацияләр үткәрелә. «Ачык консультацияләр кызыксынган якларның позицияләрен ачыклау максатыннан үткәрелә һәм бизнес-берләшмә вәкилләреннән кире элемтә алуны күздә тота», – дип ассызыклады икътисад министры урынбасары.

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге кебек бизнес-берләшмәләр, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе белән актив хезмәттәшлек итә.

Гөлназ Исмәгыйлова эшкуарларга республика норматив хокукый акты проекты буенча үз фикерләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында махсус төзелгән сайт  бүлегендә https://mert.tatarstan.ru/publichnie-konsultatsii.htm калдыру мөмкинлеге турында сөйләде.

Ахырда спикер эшкуарларны норматив хокукый актлар проектлары буенча ачык консультацияләрдә актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International