Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама нефтехим хезмәт коллективы белән очрашты

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Түбән Камада булды. Визит кысаларында ул Түбән Кама нефтехим хезмәткәрләре белән очрашты. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов, Түбән Кама районы СИБУР предприятиесе кебек эре җитештерү мәйданчыкларын локальләштерү хисабына республиканың алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора, дип сөйләде. 

Бүген Түбән Кама нефть химиясе Россиядә синтетик каучуклар һәм пластиклар чыгару буенча иң эре җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Дөньякүләм нефть химиясе продукциясе җитештерүчеләр рәтенә керә. Компания ассортиментында 120 төрдән артык продукция, шул исәптән импортны алмаштыра торган продукция бар.

Очрашуда министр хезмәт коллективының югары җитештерү күрсәткечләренә, шулай ук республика һәм илнең нефть, газ, химия комплексы үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.

Министр республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап калуы турында сөйләде. Тулай төбәк продукты һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында – 6 нчы урынны, төзелеш күләме буенча – 2 нче урынны, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясе буенча – 5 нче урынны, ваклап сату әйләнеше буенча 7 нче урынны били.

«Яңа проблемаларга карамастан, республика темпларны киметми, барлык социаль йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлә. Предприятиеләрнең, кече һәм урта бизнесның өзлексез эшләве, республика программаларының илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республиканың тулай төбәк продукты күләме 4 трлн 320 млрд сум тәшкил итте», – дип хәбәр итте вице-премьер. 

Исегезгә төшерәбез, 2019-2023 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 180 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелде. Шуның нәтиҗәсендә 1,5 меңгә якын социаль әһәмиятле объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International