Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама укучыларын һәм студентларын Белем көне белән котлады

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Түбән Кама шәһәрендә булды. Визит барышында ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда катнашты һәм мәктәп укучыларын һәм студентларны яңа уку елы белән котлады. 

Түбән Кама химия-технология институтында яңа уку елы тантаналы рәвештә башланды – ул масштаблы модернизациядән соң ишекләрен ачты. Быел төп уку корпусында капиталь ремонт төгәлләнгән. Монда түбә яңартылган, эчке бизәкләү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре алыштырылган һәм лабораторияләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган. Мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча «Сибур» компаниясе ярдәме белән ремонтланган.

Яңартылган уку йортын ачу тантанасында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. 

«Татарстанда мәгариф системасы бүген илдә алдынгылардан санала. Әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының югары әзерлек дәрәҗәсенә безнең профессиональ укытучылар ярдәмендә ирешелә. Бүген Татарстанда 80 меңгә якын педагог эшли, – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Шулай ук мәгариф өлкәсендә эшкуарлык инициативаларын билгеләп үтәсе килә, без «Сибур» компаниясенең тармак белгечләрен әзерләүгә нинди өлеш кертүен күрәбез. Мондый симбиоз – кадрлар потенциалын үстерүгә һәм предприятиеләрнең, шәһәрнең һәм республиканың киләчәктә үсешенә инвестицияләр кертү, дигән сүз ул».

Министр шулай ук «13 нче гимназия-интернат» МБМУ һәм Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусында тантаналы линейкаларда булды. Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләү сүзендә ул барысын да Белем көне белән котлады, укуда уңышлар, үз-үзеңә ышаныч, якты омтылышлар һәм җиңүләр теләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төбәктә быел 72 авыл мәктәбенең матди-техник базасы яңартылган. 

Элегрәк Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, яңа уку елында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 11 мең укучы эшкуарлык компетенцияләренә өйрәтеләчәк. «Мәктәп бизнес-старты» программасы Татарстанда 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла, аның чаралары белән республика шәһәрләре һәм районнарыннан 5-7 сыйныфларда белем алучы 23 100 укучы җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International