Татарстанда ислам финансларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләре пленумында чыгыш ясады.

«Безнең уртак бурыч – халыкка ислам продуктлары, аларны алу мөмкинлекләре, шулай ук аларның шәригать нормаларына тулысынча туры килүе турында мәгълүмат бирү», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Әлмәт шәһәренең яңартылган үзәк мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленумы узды. Аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, гамәлгә куелган структуралар һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең барлык юнәлешләре җитәкчеләре катнашты.  

Пленумда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт шәһәре мэры һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Көн тәртибендә төп мәсьәлә Татарстан Республикасында ислам (партнерлык) финансларын гамәлгә ашыру иде. 

Мөселманнарның Диния нәзарәте белән берлектә пленум башланганчы ислам (партнерлык) продуктлары белән танышу һәм алга таба мәгълүмат бирү өчен сатыла торган продуктларны тәкъдир итү оештырылды.

Халыкка мәгълүмат җиткерү һәм потенциаль клиентлар белән максатчан адреслы эшләү өчен республикада руханилар һәм базарда катнашучылар белән берлектә  Ислам финансларының бердәм порталы  булдырылган, ул дүрт телдә: рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барыла, базарда катнашучыларның мәгълүмати-өйрәнү материалларын һәм тәкъдимнәрен бердәм цифрлы киңлеккә берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International