Республика экспортерлары өчен Кытайда интеллектуаль милекне яклау турында вебинар узачак

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Экспортны яклау үзәге Татарстан эшкуарлары өчен Кытайда интеллектуаль милекне яклауга багышланган вебинар үткәрәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларындагы чара бу илдә интеллектуаль милекне яклауның төп аспектларын һәм хокукларны саклау өчен нәтиҗәле стратегияләрне яктыртачак.

Спикерлар булып интеллектуаль милек һәм электрон сәүдә юнәлешләре буенча Россия экспорт үзәге экспертлары чыгыш ясаячак. 

Экспертлар Кытайда ИМ яклау өчен хокукый база турында сөйләячәк. Кытайда патентларны, сәүдә маркаларын һәм авторлык хокукларын теркәү буенча адымлы җитәкчелек, шулай ук баш тарту куркынычын минимальләштерү буенча киңәшләр бирәчәкләр. Аерым блок интеллектуаль милекне яклауның нәтиҗәле стратегияләренә һәм ИМ бозу белән бәйле бәхәсләрне хәл итүгә багышланачак, медиация, арбитраж һәм суд процессларына да кагылачаклар.

Вебинар 15 августта, 11:00 сәг. (Мск) узачак. Катнашу өчен сылтама буенча ТЕРКӘЛҮ кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра.  Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International