Татарстанда күзәтчелек органнары бизнес белән дистанцион хезмәттәшлек механизмнарын актив куллана

2024 елның 26 июле, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан эшкуарлары «Мобиль инспектор» махсус кушымтасы ярдәмендә дистанцион рәвештә тикшерүләр уза ала.

«Республика инспекторлары эшкуарлар белән дистанцион хезмәттәшлек механизмнарын актив куллана. Мобиль кушымта административ нормалар һәм таләпләр турында актуаль һәм кирәкле мәгълүматны оператив тәртиптә бизнеска җиткерергә мөмкинлек бирә. Мобиль кушымта контроль һәм лицензияләү органнары хезмәткәрләренең эшен автоматлаштыра һәм бизнеска йөкләнешне киметә», — дип ассызыклады республиканың икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова.

Онлайн-тикшерүдән яки профилактик визиттан тыш, кушымтада чек-лист буенча тикшерү процессын күзәтергә мөмкинлек бирә торган функцияләр дә бар. Шулай ук кушымта геопозицияне алыштыруга юл куймаска, фото, видео һәм аудиоматериалларны 5 ел дәвамында сакларга, тикшерү нәтиҗәләрен кушымтада ук электрон имза белән имзаларга һәм интерактив журнал ярдәмендә тикшерүләр тарихын карарга мөмкинлек бирә. Журналда бер ишарә буенча видеоязманың инспектор эшкуар соравына җавап биргән конкрет моментына күчәргә мөмкин.

Кушымтада авторизация Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарыла. Тикшерү билгеләү турында хәбәр, датасын һәм вакытын күрсәтеп һәм Бердәм порталда тоташтыру буенча кыскача аңлатма белән кулланучының шәхси кабинетына килә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Цифр министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, 2023 елның октябрендә мобиль кушымтаны кертү буенча сынау проектын эшләтеп җибәрделәр. Кушымтаның сынау версиясен Росалкогольрегулирование, Росаккредитация, Росздравнадзор, Росприроднадзор, Россельхознадзор вәкилләре, шулай ук 3 төбәкнең, шул исәптән Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары сынады.

2024 елдан башлап инспектор «Инспектор» мобиль кушымтасының web-интерфейсын кертү нәтиҗәсендә стационар компьютер ярдәмендә дистанцион чара үткәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International