2024 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертиза уздыру сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру мәҗбүри булган һәм 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча сизелерлек кимчелекләр ачыкланган җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова үз чыгышында муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү даими нигездә, ә гамәлдәге муниципаль норматив хокукый актларга расланган планнар нигезендә экспертиза үткәрелергә тиешлеген билгеләп үтте.
Киңәшмәдә 2024 елның беренче яртыеллыгында республика муниципаль районнарында (шәһәр округларында) җайга салу йогынтысын бәяләүнең мониторинг нәтиҗәләре турында әйтелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде, 2024 елның III кварталына бурычлар куелды.