Татарстан кече һәм урта бизнес күләме буенча ТОП-3 регионнар исемлегенә керде

2024 елның 16 июле, сишәмбе

2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча илдә 223-ФЗ кысаларында кече һәм урта бизнесның иң эре заказчылары тарафыннан башкарылган сатып алуларның гомуми күләме 4,14 трлн сумнан артып киткән. Татарстан кече һәм урта бизнесның күләме буенча иң эре заказчылар арасында лидер төбәкләр өчлегенә керә. 

«Узган елның I яртыеллыгы белән чагыштырганда, агымдагы елның алты ае эчендә КУЭ сатып алулар суммасының 1,6 трлн (+62%) артуы теркәлде, 4,14 трлн сумнан артып китте. Бер үк вакытта кече һәм урта бизнес вәкилләре булган тәэминатчылар саны да 21% ка артты. Аларның гомуми саны I яртыеллыкта 25 меңнән артып, 143 меңнән күбрәк булды», – дип хәбәр итте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич

Төбәкләр арасында КУЭ тәэмин итүчеләрдән сатып алулар күләме буенча лидерлар – Мәскәү (сатып алулар суммасы 1670 млрд сумнан артык), Санкт-Петербург (якынча 387 млрд), Татарстан Республикасы (якынча 225 млрд). 

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча кайбер товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуга шартнамәләр күләме бермә-бер арткан. Аерым алганда, финанс арадашчылыгына һәм иминиятләштерүгә бәйле ярдәмче хезмәтләр буенча үсеш 33 тапкырдан артып киткән. Шәхси йорт хуҗалыкларының сатып алына торган продукциясе һәм хезмәтләре күләме 21 тапкырдан артык арткан. Торакны тәэмин итү буенча хезмәтләр 16 тапкыр күбрәк сатып алынган. Лидерлар арасында шулай ук эшкә урнаштыру һәм персонал сайлау буенча хезмәтләр, төзелеш эшләре, финанс хезмәтләре һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләр бар.

КУЭ тәэминатчылардан сатып алулар буенча иң эре заказчылар исемлеген беренче алты ай нәтиҗәләре буенча Россия тимер юллары, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Аэрофлот», Сбербанк, «Россети Московский регион» җитәкли.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт катнашындагы компанияләр ел дәвамында кече һәм урта бизнестан 223-ФЗ кысаларында ким дигәндә 25% сатып алуларны башкарырга тиеш. Билгеләнгән квота үтәлешен КУЭ корпорациясе һәм региональ хакимият органнары контрольдә тота. Сатып алулар күләме Президент Владимир Путин инициативасы белән чыккан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты күрсәткечләренә кертелгән.

КУЭ корпорациясе  – кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү институты. Ул бизнеска кредит бирү өчен гарантияләр һәм поручительлекләр бирә, эре заказчыларның сатып алуларына керү мөмкинлеген тәэмин итеп, ритейлер киштәләренә эләгергә ярдәм итә. Корпорация шулай ук Федераль инновацион үсеш институты булып тора, югары технологияле инновацион КУЭ субъектларына ярдәм күрсәтә. МСП корпорациясе шулай ук МСП Банк һәм крауддинвестинг платформалары аша финанс ярдәме күрсәтә, эшкуарлык компетенцияләренә укыта һәм бизнесны акселерацияләү программаларын гамәлгә ашыра. КУЭ Лизинг, КУЭ корпорациясенең бүлендек компаниясе ярдәмендә эшкуарлар лизинг акчаларыннан файдалана алу мөмкинлегенә ия була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International