Авыл хуҗалыгын үстерүгә КУЭ илкүләм проекты кысаларында Татарстан предприятиесе 50 млн.сум акча алды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе «Кама-Агро» ҖЧҖ дәүләттән гарантияле ярдәм алды.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган бизнеска комплекслы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ТР Гарантия фонды тарафыннан 25 млн.сумлык поручительлек бирелде. 

Дәүләт поручительлеге авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ташламалы шартларда 50 млн.сумлык заем финансларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Компания алынган акчаларны хуҗалыкны үстерүгә – нәселле кысыр таналар, тракторлар һәм башка техника сатып алуга юнәлтәчәк.

Предприятие 2016 елдан сөт һәм ит җитештерү, шулай ук бөртекле һәм азык культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Эре мөгезле терлекләрнең баш саны 1 500 тәшкил итә, чәчү мәйданы – 7 000 гектар.

Дәүләт ярдәме компаниянең җитештерүне киңәйтү һәм җитештерелгән продукция ассортиментын арттыру планнарын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, региональ Гарантия фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына карый һәм заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә бизнес өчен гарантияләр бирә. Ярдәм алу өчен предприятиягә төп шарт – тотрыклы финанс хәле.

Татарстан эшкуарлары сайтта яки Фондка шәхсән мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала. 

Республикада эшкуарларга ярдәм Татарстан Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы бизнесны үстерү институтлары тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International