Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә минераль плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы һәм DoorHan концернының склад комплексын төзи башлауга бәйле тантана булды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, DoorHan халыкара концернын оештыручы Дмитрий Ханин катнашты.
DoorHan резидент-концерны компаниясе Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә 3 млрд сумлык яңа инвестиция проектын башлап җибәрә. Татарстан Республикасы территориясендә Россия компаниясе 2008 елдан бирле эшли. 2021 елдан Лаеш районында металл конструкцияләр һәм блок-модульле биналар җитештерү заводы ачылды. Яңа предприятие елына 70 000 тонна продукция җитештерәчәк, яңа эш урыннары булдырылачак – сменасына 100дән дә ким түгел, бинаның гомуми мәйданы 20000 кв.м булачак. Завод янында 40 000 кв.м мәйданлы ачык саклау склады урнаштырылачак.
Инфраструктурасы ВЭБ.РФ хисабына төзелгән Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә урнашу урынын сайлау тимер юл, автомобиль һәм су транспорты белән логистиканы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук салым һәм башка алгарышлы үсеш территориясенең өстенлекләре булуы да мөһим фактор булып тора.
Проект 2 этапка бүленгән. Җылылык изоляциясе җитештерү буенча беренче линияне 2027 елда, икенче линияне 2030 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Шулай ук ТР Рәисе Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең (СММЛЦ) башка резидентларында да – «Август-Агро» компаниясенең «Свияжск-зернопродукт» ҖЧҖ элеватор комплексында булды, анда ашлыкны төяп озатуның беренче сынау эшендә катнашты. Исегезгә төшерәбез, элеватор комплексы төзелеше 2023 елда башланган, инвестицияләр 2,8 млрд.сум тәшкил итә. Элеватор комплексы Татарстанда һәм Идел буе федераль округында иң инновацияле һәм тизлекле терминалы булачак. Элеватор комплексының үзенчәлеге – югары йөкләү тизлеге, элеватор тимер юл составын тәүлегенә 65 вагонга кадәр, сәгатенә 350 тоннага кадәр йөкләргә сәләтле. Суднога йөкләү тизлеге сәгатенә 700 тонна тәшкил итә. 80 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов премиум-класслы тротуар плиткасы җитештерү заводы – «Выбор-Поволжье» ҖЧҖ карады. Татарстанда завод 2022 елдан бирле эшли, 90 эш урыны булдырылган. Быел 750 мең кв.метр плитка җитештерү планлаштырыла.
«Компанияләр Татарстанны инвестицион проектларны локальләштерү урыны итеп ешрак сайлыйлар. Яңа инвестиция проектларын җәлеп итү һәм гамәлдәгеләрен масштаблаштыру өчен республика резервларны һәм үсеш нокталарын ачыклау, барлык административ процедураларның үтә күренмәлелеген һәм тизлеген арттыру, тәкъдим ителгән ярдәм чаралары комплексын киңәйтү буенча өзлексез эш алып бара. 2024 елның 1 кварталында төп капиталга инвестицияләрнең үсеш темпы 139% тәшкил итә (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда)», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы вице-премьер – министр Мидхәт Шаһиәхмәтов.