Татарстан командалары һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәкара этабында бизнес-компетенцияләрдә алтын һәм көмеш медальләр яулады

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Ярышлар май ахырыннан 20 июньгә кадәр Пермьдә узды. Татарстан командалары «Эшкуарлык» компетенциясендә алтын һәм көмеш, шулай ук «Банк эше»ндә көмеш медальләр алды. Җыелма командаларны әзерләү белән Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме белән республика бизнеска ярдәм итү институтлары базасында профильле белгечләр командасы шөгыльләнде.

«Эшкуарлык» компетенциясендә җиңүчеләрнең төп составы — Софья Максимова һәм Анастасия Яковлева, «Казан сәүдә-икътисад техникумы» ДАҺБУ студентлары. Аларның «FlyHap» бизнес-проекты ясалма үсемлекләр һәм күбәләкләрдән чәчәк бәйләмнәре булдыруга багышланган. 

44 команда бу номинациядә заявка биргән булган, икенче урын – Курск өлкәсендә, өченче урын – Свердловск өлкәсендә.

27 команда арасында «Юниорлар эшкуарлыгы» номинациясендә КФУның «IT-лицей» СУНЦ укучысы Әмирә Җамалиева һәм КФУның Н.И. Лобачевский  исемендәге лицее  укучысы Игорь Степанов көмеш призерлар булдылар. Татарстан укучылары күңел ачу өлкәсендәге бизнес-проектны тәкъдим иттеләр – стоп-моушен техникасында видео котлаулар.

«Эшкуарлык» компетенциясе буенча җыелма команданы әзерләү белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре шөгыльләнде. Проектларны үстерү өчен җыелма командада катнашучыларга шулай ук «Минем бизнес» үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илккүләм проекты буенча хезмәтләр комплексы тәкъдим ителде. Командалар партнерлык һәм клиентлар базасын киңәйтү өчен махсус күргәзмәләрдә катнаштылар, нәтиҗәле старт һәм эшкуарлык эшен алып бару турында консультацияләр алдылар, профильле укыту программаларын үттеләр. 

«Банк эше – юниорлар» компетенциясендә тагын бер көмеш медальне Зеленодольск шәһәренең «А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей» МББУ укучысы Чулпан Миңнуллина яулады. Мәктәп укучысы югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм клиентларга кредит рәсмиләштерү һәм крос-продуктлар сату күнекмәләрен күрсәтте.

Укучыны Татарстан Республикасы Гарантия фонды белгечләре банк эшендә профессиональ һәм югары квалификацияле экспертлар белән берлектә ярышларга әзерләделәр. Белгечләр командасы көн саен катнашучыны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә оештырылган укуларда озата барды, шулай ук стажировка узу өчен кредит оешмаларын җентекләп сайлап алу үткәрелде. Стажировкадан соң экспертлар алган белемнәрне анализлап, банк эшчәнлеге өлкәсендә фикерләүне структуралаштыру өчен профессиональ консультацияләр бирделәр. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итү һәм эшкуарлык күнекмәләрен үстерү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәге тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International