Татарстан бизнесы тиз төзелә торган биналарны лизингка сатып алу мөмкинлегенә ия

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе яңа лизинг продуктын эшләтеп җибәрде, аның кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аккредитацияләгән сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләренең сәнәгать паркы территориясендә урнашкан җитештерү биналарын, шул исәптән ангар тибындагы каркассыз тиз төзелә торган биналарны сатып алу мөмкинлегенә ия. Әлеге лизинг продукты буенча финанслау суммасы 20 млн.сумга кадәр тәшкил итә, лизинг срогы – 5 елга кадәр.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова сүзләренчә, яңа ярдәм чарасы сәнәгать парклары территориясендә җитештерүне үстерүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән һәм Татарстан Республикасында эшкуарлык климатын яхшырту буенча расланган чаралар планы кысаларында бизнес соравы буенча эшләнгән.

Татарстанда сәнәгать паркларының тулу дәрәҗәсе 53 проценттан 73,5 процентка кадәр арткан. Аларда 1,6 меңнән артык резидент эшли, алар 67,6 меңнән артык эш урыны булдырган. Мондый күрсәткечләр дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә мөмкин булган. 2024 елга бурыч – сәнәгать парклары территориясендә инвестиция проектларын эшләтеп җибәрүне тизләтү. Бу максатлар өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү чаралары киңәйтелде.

Сәнәгать паркында производство ачарга җыенган эшкуарлар техника һәм җиһазларны лизинглауның ташламалы шартлары рәвешендә ярдәм ала ала.

Лизинг финансларына гаризаны Төбәк лизинг компаниясе сайтында бирергә мөмкин: http://rlcrt.ru/lgotnyy-lizing/

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International