Бизнес-ФМ радиосы эфирында эшкуарларга җайга салу йогынтысын бәяләү турында сөйләделәр

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова Бизнес-ФМ радиостанциясе эфирында эшкуарларга җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында үткәрелә торган ачык консультацияләрдә катнашу юлы белән дәүләт кабул иткән карарларга йогынты ясау мөмкинлеге турында хәбәр итте.

«Региональ дәрәҗәдә эшләнгән һәм кабул ителгән күпчелек норматив хокукый актлар җәмгыятьнең төрле катламнары мәнфәгатьләренә кагыла, һәм аларны эшләү процессында теге яки бу төркем кешеләр өчен җайга салу карарын куллануның мөмкин булган нәтиҗәләре белән бәйле күп кенә аспектларны исәпкә алырга кирәк», - дип билгеләп үтте Гөлназ Исмәгыйлова.

Ул искәрткәнчә, бу проблеманы хәл итү өчен җайга салу йогынтысын бәяләү кебек механизм бар, ул бизнес өчен административ киртәләрне булдырмаска, норматив актлар кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм шуның белән төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшыртырга мөмкинлек бирә.

«Җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасының аерылгысыз өлеше булып иҗтимагый консультацияләр тора. Ачык консультацияләр кызыксынган якларның позицияләрен ачыклау максатыннан үткәрелә һәм бизнес-берләшмә вәкилләреннән кире элемтә алуны күздә тота», – дип ассызыклады икътисад министры урынбасары.

Ул эшкуарларга республика норматив хокукый акты проекты буенча үз фикерләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында махсус төзелгән сайт  бүлегендә калдыру мөмкинлеге турында сөйләде.

Ахырда спикер эшкуарларны норматив хокукый актлар проектлары буенча ачык консультацияләрдә актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International